Бүген җәмәгатьчелек күренекле рәссам Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озата.
Зөфәр Фоат улы Гыймаев – Татарстан рәссамнар берлегенең һәм 2008 елдан Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе вазифасында булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты.
1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстанның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать училищесын, Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган.
Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен 2005 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.