Казанда фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның фотосурәте, шулай ук аның адресына хуплау сүзләре язылган реклама такталары барлыкка килде.Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда кыска программа җиңүчесе булды.
Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан урамнарында барлыгы 29 шундый реклама плакаты урнаштырылган, анда «Камилә, без синең белән!» дип язылган.