Шагыйрь, галим Рифат Җамалга — 70! Юбилее уңаеннан, Тинчурин театры залында шагыйрьнең нечкә күңелен ачып биргән «Күңелем сүрәләре”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Тулырак алдагы видеоязмада.
Шагыйрь – түгелмен мин
Мин – галим,
Ә шулай да шигырь язам
Нигә мин?!
Рифат Җамалетдин улы Корбанов бар гомерен ветеринария өлкәсенә багышлый. Хезмәт юлын Лаборант булып башлаган Рифат төрле елларда төрле урыннарда эшли. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була. Профеесор дәрәҗәсенә ирешә. Ә күңеле белән ул барыбер шагыйрьлеккә тартыла.
Рифат Җамалның галимлеге шигырьләрендә дә сизелә. Аларда артык сүз юк, аның шигыре берничә юл да, хәтта бер юл да булырга мөмкин һәм алар тирән мәгънәгә ия дип ассызыклады Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Бу кичтә шагыйрьне кадерләп һәм хөрмәтләп халкыбызның яраткан шагыйрьләре, җырчылары, артистлары, юмористлары чыгыш ясады.
Рифат Җамал туган якның гүзәл табигатен шулкадәр гүзәл итеп тасвирлый. Шуның белән дә ул халык күңеленә якын дип саный Азат Тимершәех.
Булдырганның эше – өләшү,
Булмаганның хисе – көнләшү
Рифат Җамал каләменнән язылган һәрбер юл канатлы гыйбарәгә тиң. Тамашачы бик күп сорауларга шигүри юллар аша җавап тапты.
Айзилә Батырханова, Дамир Мөхәммәтхаов, Татарстан яңалыклары.