Яшел Үзәндә рыцарьлар өчен урак өсте. Биредә — урта гасырдагы кылыч сугышы буенча Татарстанның ачык Кубогы ярышлары узды. Әлеге спорт турниры чит төбәкләр вәкилләрен дә җәлеп иткән. Мавыктыргыч турнирның ничек үтүе турында киләсе сюжетта.
Кылыч сугышыннан соң кулларның көче бетә, күпләр арып-талып җирдә ауный. Урта гасырлардагы кылыч сугышы буенча Татарстан ачык кубогында катнашучылар үзләрен сынап карады. Берничә минутка кулларына кылычлар алып, көчле икәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар.
Яшел Үзәнгә ярышларда катнашу өчен рреспублика шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән 30 спортчы килгән иде. Тәҗрибәле сугышчылар кылыч һәм калканнар белән көчләрен сынаган арада, яшь уенчылар куркынычсыз коралларда сәнгать осталыкларын күрсәтте.
Ә монысы полякларның кылыч белән милли сугыш төре. Рыцырьлар икешәр кешедән торган командаларга бүлешеп, иң көчле сугышчыларны ачыклыйлар.
Урта гасыр кылыч сугышлары хәзер дә популяр. Аның киләчәге бар. Туристик максатлар да күдә тотыла. Оештыручылар киләсе ярышларда, җанатарлар кебек үк, Россиянең башка шәһәрләреннән дә катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнә.
Вадим Струминский, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән.