Белгечләр җир буенча документларны рәсмиләштерүне ашыгырга киңәш итә. 1 марттан «вакытлы» статуслы җир кишәрлекләре кадастр исәбеннән чыгарыла.
Әлеге кишәрлекләр хуҗаларына кадастр инженерларын яңадан чакырырга һәм чикләрне билгеләү процедурасын үткәрергә, кабат милек хокукын рәсмиләштерергә туры килә. Җир кишәрлегенең статусын күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан ачыкларга була.