Бүген, 15 нче февральдә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья Татар конгрессы оештырган IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә дә йомгак ясалды. Төрле буын вәкилләрен берләштергән, милләттәшләребездә зур кызыксыну уяткан иҗади бәйгенең финалына 756 катнашучы узган. Шулар арасыннан жюри 135 җиңүчене ачыклады.
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры Җәлил укуларының милләт тормышында һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдәге әһәмиятенә багышланды. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков йомгаклау гала-концертын уздыру, иҗади эшләр белән танышу, киләчәктә шундый бәйгеләрне дәвам итү мөмкинлекләре турында сөйләде. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.