15 нче февраль– халкыбызның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне.
Исән булса, аңа 87 яшь тулган булыр иде. Аның иҗаты татар җыр сәнгатенең тулы бер дәверен тәшкил итә. Егерме ел дәвамында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, әйдәп баручы солист-вокалисты була. Гомумән аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш уыны – филармония теркәлгән. Бүген сәгать 10 да Татар дәүләт филармониясе ветеран артистлары, хезмәткәрләре һәм дин әһелләре Яңа бистә татар зиратында Илһам Шакировның каберен зиярат кыла.