Камал театрының кече сәхнәсендә «Тамашачы тамашасы» спектакленең премьерасы тәкъдим ителде.
12 кеше: 11 хатын кыз һәм 1 егет үзләренең театрга карата мөнәсәбәте турында сөйли. Аларны бер-берсе белән театрга булган мәхәббәт берләштерә. Ә тормышта алар төрле буын вәкилләре һәм һөнәри өлкәләрдә эшләүче кешеләр. Аларның театрга тәкъдимнәре дә төрле. «Тамашачы тамашасы» — Россия өчен чагыштырмача яңа театр алымнары белән эшләнгән һәм Татарстанда дәүләт театры сәхнәсендә куелган беренче спектакль. Театр тамашачысы турындагы проект Г.Камал исемендәге театр яңа бинага күчәргә әзерләнүе сәбәпле барлыкка килә. Спектакль Камал театрының архитектур концепциясенә ачык халыкара конкурс кысаларында оештырылган.