Егерменче гасыр уртасында популяр булган япон хәрби сәнгате яшьләр һәм олы яшьтәгеләр арасында хәзер дә актуаль.
Безнең республика егетләре исә бу айда Мәскәүгә ярышка бара. Хәбәрчебез, Искәндәр Гыймалтдинов, каратэ турында тулырак белешеп кайтты.
Советлар Союзына каратэның ничәнче елларда үтеп кергәнен төгәл генә әйтеп булмый. Берәүләр, алтмышынчы-җитмешенче елларда, диләр. Әмма, 1930 елларда ук НКВД тирәсендәгеләр көрәшнең карате төре белән таныш булган, диючеләр дә бар. Шунысы хак – халык карате турында беренче тапкыр кинофильмнардан карап белә башлый. 1980 елларда әле каратэны өйрәтү һәм куллану закон тарафыннан тыелган була. Тик ул вакытта берәү дә кеше әле каратэның кешене нәрсәгә өйрәтүе турында белмәгән.
Каратэда ун кью, ягъни разряд бар – шәкертләрнеке һәм осталарныкы. Аларның һәрберсе билгеле бер төс белән билгеләнә. Япониядә элек андый бүленеш булмаган, ак билбак гына кулланылган. Шуннан соң остаз шәкертенә билгеле бер вакыттан соң кара билбау бирелгән. Ләкин Европа халкының менталитеты башка. Аларга үзләренең нәрсәгә ирешкәнлекләрен белеп торырга кирәк. Шуңа күрә төсле билбаулар системасы европалылар өчен кертелә. Хәзер инде бу система Япониянең үзендә дә кулланыла. Һәрбер дәрәҗәнең үз таләпләре бар.
Кара билбауга имтихан тапшыру 7-8 сәгатькә сузыла, ә кайчакта хәтта берничә көн буе тапшыралар. Кара билбауга тапшырганда спортчы 20-30 кешегә каршы торырга мәҗбүр.
Ел саен каратэ секцияләренә йөрүче яшьләр саны арта, Ә быел кызлар саны башка елларга караганда ике тапкырга күбәйгән. Әти-әниләр курыкмыйча балаларын япон хәрби сәнгатенә бирә, мәсәлән Алмаз ике кызын да кёкусинкай юнәлешенә биргән һәм алар өчен һич кенә дә борчылмый.
Каратэның кагыйдәләре катлаулы.Әмма ул авыр җәрәхәтләрдән сакланырга ярдәм итә. Башка кул белән сугарга ярамый, аяк белән тибү исә шактый авыр һәм аннан саклану да җиңел. Аркага сугу тыела һәм башкалар. Шулай ук, каратэның бик күп юнәлешләре һәм мәктәпләре мәгьлүм. Мәсәлән, Васильево бистәсендә балалар Сётокан юнәлешендә шөгелләнәләр. Балалар атнасына өч тренировкада үзләрен ныгыта, ай саен ярышларда катнаша һәм җәй көннәрендә спорт лагерьларда унсигез көн бергә каратэ белән шөгельләнәләр.
Татарстанга каратэ көреше 1978 елда керә башлый. Әлбәттә, бу әле барысы да рәсми рәвештә рөхсәт ителгән дигән сүз түгел. Шуңа күрә башта тренировкалар качып,яшеренеп кенә үтә.
Ә инде 2005 елда “Каратэ өйе” спорткомплексы барлыкка килә һәм кешеләр әлеге спорт юнәлешенә тагын да кызыгып тартыла башлый.
Егетләребезгә уңышлар теләп калабыз һәм аларга ярышта җиңүләргә ирешеп медальләр алып кайтырга язсын дибез.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.