Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече залында “Киек каз юлы” исемле шигьри-музыкаль кичә узды. Безнең хәбәрчебез дә әлеге кичәдә булып кайтты.
“Тузан булып очып йөргән, Атом төше серле.”- дип язган Гамил Афзал. Әлеге кичәдә дөнья, тормыш серләренә кызыксыну уятырлык фикерләр салынган иде. Бер сәгатьлек программа шигьриятне төптән аңлагаган тамашачыга сизелми дә үтеп китә. Кичәдә классик һәм заман шигърият әсрләре яңгырады. Репертуардагы әсәрләр актерның күңеленә якын, автор фикердәшләре белән аралашасы килде.
Шигьрият кичәләре гадәти өземтәләр белән башлана, тик бүген тамашачы баштан ук шигьри дөньяга чума. Әсәрләр җыр белән аралашып бара. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Рәхимова шигырьләрне, җырларны үзләре сайлап төзегән.
Шигьрият кешене тетрәндерергә, күңелне җылытырга тиеш – әлеге кичә үз эшен үти. Кичәләр 18 мартта һәм 23 апрельда сәхнәгә тагын бер кат куелачак.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары