Кама Тамагы районында яшәүче иң өлкән хатын-кызларның берсе -Люция Габидуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомерен авыл хуҗалыгында эшләп үткәргән.
Сугыш елларында балачагыннан ук колхозда эшли башлаган. Лаеклы ялга чыкканчы, фермада маллар караган. Люция апа-хезмәт ветераны, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале, башка бүләкләр белән бүләкләнгән. Хәзер 4 оныгы, оныкларының 5 баласы бар. Юбилей көнендә барысы да әбиләрен котларга килде. Район башлыгы Наил Вазыйхов үз исеменнән истәлекле бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.