2007 елда Мюнхенда Владимир Путин Кушма Штатларның тышкы сәясәтен тәнкыйтьләде, НАТОның киңәюенә каршы чыкты һәм яңа салкын сугыш янавы турында белдергән иде.
Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның Мюнхен чыгышында билгеләнгән проблемаларның 2022 елда азрак булуын теләсәләр дә, алар бары артты гына. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.