Казанда өстәмә кар эретү станцияләре төзергә җыеналар. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин күрсәтмә бирде. Көн саен башкаланың кар эретү пунктларында 9 мең тонна чамасы кар урнаштырыла. Хәзер җиде станция эшли, аларда 11 камера исәпләнә. Тагын 12 камера кирәк, дип билгеләп үтте Илсур Метшин.