Безнең телерадиокомпания Русфонд җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү проектын дәвам итә. Нәни Амаль Локманова да бездән ярдәм көтә. Сабый тумыштан генетик авырудан интегә. Аңа махсус тукландыру материаллары сатып алуга 2 миллион 279 мең сум акча кирәк.
Дүрт яшьлек Амаль Локманова тәнендәге каты авыртуларга түзә. Сабый сирәк генетик авыру белән чирли. Көн саен тәнендә ялкынсынудан барлыкка килгән җәрәхәтләрне бинт белән бәйлиләр, моның өчен 3 сәгать чамасы вакыт китә.
Амаль йөгерә алмый, йөри генә. Кыенлыкларга карамастан, кыз актив. Берничә сәгатькә генә булса да, бакчага рәхәтләнеп йөри.
Хәзергә Амальның авыруын тулысынча дәвалап булмый. Ә тәнендә зарарлану участоклары көннән-көн арта. Көндәлек процедураларны вакытында үткәрмәсең, гомеренә куркынычлы башка инфекцияләр йогарга мөмкин. Туклану катнашмаларына һәм бәйләү материалларына айга илле мең сум акча китә.
Без кызга бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары.