Ул Токаевның Татарстанга эш сәфәре белән килүен әйтте. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Әлеге сәфәре барышында Казахстан Президенты Россиянең динамикалы үсештәге төбәкләренең берсе булган, Казахстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә торган Татарстан Республикасына да бара. Сөйләшү Россия һәм Казахстан арасында союздаш мөнәсәбәтләрне ике илнең тугандаш халыклары файдасына ныгытыр дип ышанам», — диде Путин.