Татарстан Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы узды. Көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 20 мәсьәлә кертелгән иде. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Утырышта төп мәсьәләләренең берсе «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектына төзәтмәләр пакетын карау булды. Татарстан Дәүләт Советының профильле парламент комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин төзәтмәләрнең иң мөһимнәре турында сөйләде.
Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе
Утырыш барышында Илшат Әминов җирлек дәрәҗәсендә халык белән барган система юкка чыга дип шөбһәсен белдерде. Эдуард Шәрәфиев та «Район башлыклары һәрвакытта урыннардагы проблемаларны күрмәскә мөмкин. Муниципаль хакимият халыкка якын булырга тиеш»леген искәртте. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов борчылырга урын юклыгын дәлилләп, ачыклык кертте.
Барлык структуралар да, инфраструктура, программа, кешеләр дә саклана. Аларга бары тик муниципаль округ вәкаләтләре йөкләнәчәк.
Татарстан парламентарийлары федераль закон проектына 13 төзәтмә кертте. Аларны Россия парламентының түбән палатасында тәкъдим итү Айрат Фәрраховка йөкләнгән. Моннан тыш, депутатлар җир асты байлыкларыннан файдалану, Җир кодексының гамәлдә булуы, түләүсез юридик ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты. Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәтне яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара хезмәттәшлеккә юнәлтте.Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв. Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.