Казандагы җиденче хастаханә территориясендә ковидтан прививка ясату буенча мобиль пункт кабат эшли башлады.
Дәвалау учреждениесенең рәсми аккаунтыннан хәбәр итүләренчә, кешеләргә уңайлы булсын өчен, утыргычлары булган җылытылган чатырлар урнаштырылган. Прививканы алдан чиратка язылмыйча ясатырга мөмкин.