Халыкара стоматологлар көне билгеләп үтелде.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры Казан медицина университеты базасында квалификацияле кадрлар әзерләү һәм теш табибларының белемнәрен камилләштерүгә багышланды. Сөйләшүдә пандемия вакытында теш дәвалау, стоматология өлкәсендәге яңа фәнни казанышлар, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу өчен халыкара симпозиумнар оештыру мәсьәләләре дә кузгатылды. Студия кунагы – Казан Дәүләт Медицина Университетының стоматология факультеты деканы, медицина фәннәре докторы, Россия стоматологлары ассоциациясенең президент-электы Ринат Салеев шулай ук тешләрне дәвалау һәм протез куюдагы актуаль мәсьәләләр буенча тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде, безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.