Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында, драма актрисасы, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты, татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы, татарстанның атказанган артисты Рәмзия Зирәк кызы Закирҗанова 12 гыйнварда үзенең күркәм юбилее уңаеннан сәхнәләштерелгән “Матур Сити” спектаклендә баш рольдә уйнаячак. Сәхнәләштерүче режиссер-Ринат Әюпов. Юбилей алды мәшәкатьләрен хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов күреп кайтты.