Казанда яшәүчеләр күп катлы йорт түбәләрендәге кардан һәм боз сөңгеләреннән зарлана. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар карны җыештыру өчен эшчеләр җитешмәүне сәбәп итсә, тикшерүчеләр штрафлар салу белән куркыта.Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Бу йорттагы берәр метрга сузылган боз соңгылары узып баручыларны да өркетә.
Мөштәри урамындагы йорт түбәсе буена «куркыныч гирляндалар» асылынып тора. Кайбер урыннарда алар хәтта өске каттагы тәрәзәләрне дә каплый. Астан йөреп үтүе куркыныч.
Казандагы менә бу ишегалдында боз сөңгеләре балконнарны каплаган.
Йорт түбәләрендәге карны махсус өйрәтелгән кешеләр җыештыра. Альпинистларның графигы киеренке. Бер бригада гына да көнгә ун йорт түбәсен җыештыра. Гаризалар берничә тапкырга күбрәк.
Түбәдән карны төшереп өлгермәгән йорт тирәләрен кызыл тасма белән әйләндереп алалар. Таләпләр шундый, тик бар җирдә дә моны контрольдә тотмыйлар. Йорт янына ук парковкага машиналарын калдыручылар да байтак, шуңа бу эш тоткарлана. Әгәр балкан өстеннән боз сөңгеләре асылынып торса, аны фатир хуҗалары җыештырырга тиеш. Моны рейд вакытында административ-техник инспекция күзәтә.
Шикаятьләр белән торак коммуналь хуҗалыгы комитетына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кар җыештырылмаса, юридик затлар өчен – биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – утыз мең сумга кадәр штраф салына.
Айнур Вәлиәхмәтов, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.