Казан «Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы — 2022» статусына ия булды. Быел Казанда 56 илнең яшьләр эшләре буенча Министрлар съезды уздырыла. Ул май аена планнаштырылган.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Безнең өчен бу яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм оештыру буенча иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән танышу мөмкинлеге», — дип билгеләп үтте Сөләйманов. Ә матбугат очрашуында катнашкан Ислам хезмәттәшлек оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан, съездның Казанда уздырылуына башкалабызның бай мәдәни мираска ия булуы, эшмәкәрлек, инновацияләр өлкәсендә эш тәҗрибәсе зурлыгы сәбәпче булды дип белдерде.