Укытучылар, табиблар династияләре турында әледән-әле танышытырып киләбез. Коллегаларыбыз –журналистлар арасында да гаиләләре белән эшләүчеләр шактый икәнлеге ачыкланды. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа»да гаиләләре белән эшләүче журналистларны алтын дипломнар бүләкләргә тәкъдим иткән. Кызыклы проект турында тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Кайбыч таннары“ газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллинаның ире Мингазиз Сөнгатуллин белән журналистика өлкәсендә эшләүләренә 32 ел тулган. Андый гаиләләр биредә шактый. Яшел Үзәннән Зинаида Иванова гаиләсендә 3 журналист . Шулай ук Кыямовлар, Исмәгыйлевләр гаиләләренең дә журналистикада гомуми хезмәт стажы зур. Әлеге проектның идея авторы Ләйсән Сафина журналистикада нәселләре белән эшләүчеләр күбрәк Татарстан районнарыннан булуын әйтте. Татмедиада 40лап гаилә нәселләре белән журналистикада эшли. Кызыксынучылар журналистлар гаиләсе фотосурәтләреннән әзерләнгән күргәзмә белән таныша ала. Ул татмедианың беренче катында урнашкан. Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары