Яңа, барлыкка килгән икътисад секторлары өчен кадрлар әзерләү программаларын алга җибәрү зарур. Бу хакта сишәмбе көнне РФ Президенты Владимир Путин фән һәм мәгариф Советы утырышында белдерде.
«Сүз аерым уникаль карарлар эшләү турында гына бармый. Безнең бурыч — илдә принципиаль яңа юнәлешләр булдыру, хәтта тармак та булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте ул, инновацион проектларны эшләтеп җибәрү турында сөйләгәндә
Гомумән алганда, дәүләт башлыгы фикеренчә, үз алдынгы җиһазларын һәм җитештерү чараларын булдырырга, шулай ук аларны җитештерүне җайга салырга кирәк. Бу Россиянең технологик бәйсезлеге дәрәҗәсен арттыру өчен бик мөһим, дип аңлатты Путин.