10 февральдә Татарстан парламентарийлары Дәүләт Советының язгы сессиясен башлап җибәрергә ниятли. Президиум утырышында шундый карар кабул ителде. Парламент хәбәрләре турында тулырак коллегам Алия Галиуллина.
Сессиянең көн тәртибендәге 20 мәсьәлә арасында — кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады, дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясе турында Хөкүмәт сәгате. Депутатлар шәһәр төзелеше эшчәнлеге, җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча карарлар кабул итәргә, шулай ук «Халык алдында хакимият системасында җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында» мөһим федераль закон проектын тикшерүне күздә тота. Искәртеп узабыз, парламентарийлар аның белән килеште, әмма кайбер маддәләр җитди үзгәрешләр таләп итә дип саныйлар. Фәрит Мөхәммәтшин махсус эшче төркем төзәтмәләр тәкъдим итте, аларның 13е киләсе сессиядә карала, дип белдерде. Калган тәкъдимнәрне Россия парламентынаТатарстаннан сайланган Дума депутатлары кертергә тиеш.
Сессиягә парламент комитетлары да актив әзерләнә. Утырышларда мәктәптә туклану мониторингы, авыл хуҗалыгын үстерү буенча республика программасын үтәү, төзелеш индустриясен цифрлаштыру һәм Россия юристлары ассоциациясе эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасын үтәүгә йомгак ясалды.
Татарстан аграрийлары өчен 2021 ел гади генә булмады. Аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапты. Ел нәтиҗәләре буенча тулай продукция күләме, барлык категория хуҗалыкларны исәпкә алып, 20% ка диярлек кимегән. Быел агросәнәгать комплексы алдында конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру, тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын ныгыту буенча җитди бурыч тора.
Балаларны мәктәп туклануы белән тәэмин итү мониторингы дәвам итә. Бу мәсьәлә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралды. Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 466 меңнән артык бала белем ала. 97 процентка якыны — кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта кече яшьтәге балаларның күп өлеше көненә ике тапкыр туклана. Президент йөкләмәсе буенча
Татарстанда гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларын башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү таләпләренә туры килү-килмәүгә инвентарьлаштыру үткәрелде. Республиканың 44 муниципаль районының 196 гомуми белем бирү оешмасының азык-төлек блогларында 1 миллиард сумлык ремонт эшләре башкарылган.
Сәүдә-сәнәгать палатасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының, шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының уртак утырышы узды. Депутатлар үзмәшгуль һәм эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен карадылар, сәнәгать мәйданчыкларына аудит һәм балалар приютларының финанс эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы отчетларын тыңладылар. Профиль комитеты башлыгы Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда һәм илнең башка 3 төбәгендә сыналган «үзмәшгульләр» нең яңа салым режимы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.
….
Узган ел йомгаклары буенча, Татарстан Идел буе төбәгендә теркәлгән никахлар саны һәм сабыйлар туу буенча абсолют лидер булды. Бу хакта Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясендә хәбәр иттеләр. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ЗАГС системасы хезмәткәрләре өчен стратегик бурычларның берсе – җәмгыятьтә гаилә статусын һәм абруен күтәрү.
Бер гасырлык тарихта ЗАГС органнары хокук саклау системасында, җирле үзидарәдә булган. Хәзер– гражданлык хәле актларын теркәү – дәүләтнең күз уңында. Парламент рәисенә төп үсеш чорларын күргәзмәдә күрсәттеләр. Барлык документлар да цифрлаштырылган. ЗАГС идарәсе цифрлаштыру эше берничә ел элек башланды. Ә быел тагын алгарыш булыр дип көтелә.
Узган елга килгәндә, барлык план күрсәткечләре үтәлгән. Республика Идел буе төбәкләре арасында балалар туу актларын язу буенча 1 нче урынны алды, күп балалы гаиләләр саны арта, үлүчеләр саны кими. Балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аерылышулар кими. Болар барысы да-республика һәм район ЗАГСларының зур командасының эш нәтиҗәсе.
Фәрит Мөхәммәтшин республика ЗАГС системасына заман белән бергә атларга теләде. Шулай ук ул онлайн режимында никах теркәү тәҗрибәсенә шик белдерде.
Идарә фәнни җәмәгатьчелек, юстиция органнары, социаль хезмәтләр белән тыгыз эшли. Аларның вәкилләре коллегиядә чыгыш ясадылар. Ә соңыннан ЗАГС Идарәсе һәм дәүләт архивы бер гасырлык гражданлык хәле актларын теркәүгә тапшыру турындагы килешү төзеделәр.