Татарстанда ел саен Фән көненә багышланган бик күп төрле , шул исәптән дәүләт дәрәҗәсендә дә тантаналы чаралар үткәрелә.
Татарстан Президенты сүзләренчә, галимнәрнең интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәләренең кәгазьдә генә калмавы мөһим. Әлеге бурычны хәл итүгә республикада алдынгы инновацион экосистема формалашты. Узган елда Татарстан инновацион үсеш рейтингында өченче урынны алды. Татарстан Республикасы Презденты Рөстәм Миңнеханов фән хезмәткәрләренең барысын да Фән көне белән котлады.
Фән көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен дә тапшырды.
Алар арасында Балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаучылар, нефть чыгару буенча технологик карарлар комплексын гамәлгә ашыручылар, һава торышын өйрәнүчеләр, шулай ук Татарстан Республикасында татар токымлы атларны үрчетүдә уңышка ирешкән галимнәр бар. Дәүләт бүләгенә Татар токымлы атлар турында китап авторларының берсе , биология фәннәре докторы, профессор, Равил Хәертдинов та лаек булды.