Изге Рамазан ае башланырга ике айдан азрак вакыт калып бара.
Аңа әзерлек максатында Казанда Коръән укырга өйрәтү дәресләре башланды. Әлеге курсларны Татарстан мөфтияте һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды. Коръән дәресләренә 16 яшьтән өлкәнрәк булган йөздән артык кеше язылган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.Укучыларның теләген искә алып, махсус курслар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кичке вакытта аерым үткәрелә. Оештыручылар хатын-кыз укучыларның күп булуын истә тотып, Апанай мәчете мәдрәсәсендә дә курсларны үткәрә. 8 мәчеттә атнасына икешәр тапкыр ике ай дәвамында гарәп әлифбасын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтәләр. Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре алып бара.