2022 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясен алу өчен хезмәтләрне кабул итү һәм кандидатларны тәкъдим итү эше башланып китте. Быел Татарстан язучылар берлегеннән ике кандидат. Алар кемнәр? Тулырак алдагы видеоязмада.
Елның иң көтелгән вакыйгаларының берсе, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре өчен җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән Тукай премиясен тапшыру тантанасы якынлаша. Татарстан язучылар берлеге остаханәләренең берләштерелгән утырышында алты кандидат каралган дип сүзен башлады берлекнең рәисе Ркаил Зәйдулла. Чаллы бүлекчәсеннән дә ике язучы тәкъдим ителгән. Ә инде яшерен тавыш бирү юлы белән каләм әһелләре Флера Гыйззәтуллина белән Ләбиб Леронга иң күп тавыш биргәннәр.
Көрәшчел характерларга бай шигърият үрнәген Флера Гыйззәтуллина күрсәтте. Ул Милләтебезнең фаҗигале язмышын, аның ирек өчен көрәшен, соңгы 20 ел эчендәге үзгәреш-яңарышны тасвирлаган «Яну дәверендә» дигән роман трилогиясе өчен 2014 нче елда кандидатлар исемлегендә булган.
Флера апа мисалында Тукай премиясен алу Хезмәтеңә бәя бирү итеп кабул ителсә, шагыйрь, язучы, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон өчен бу премия иҗатка тагын да илһамландыру.
Җыелышта катнашучылар Язучылар берлегеннән ике кандидатны да лауреат итеп булмас микән дигән теләк белдерде. Сорау әлегә ачык кала — Ничек буласын вакыт күрсәтер.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.