Татарстан журналистлар берлеге бинасында тагын бер матурлык бәйрәме оештырылды. Киң җәмәгатьчелек хозурына Дания Гайнетдинованың чираттагы күргәзмәсе тәкъдим ителде. Дания Гайнетдинова эшчәнлеге ягыннан күпкырлы шәхес.Ул Татарстан телерадиокомпаниясенең әйдәп баручы җурналисты, Татарстан һәм Россия язучылар, журналистлар һәм рәссамнәр берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге дәүләт бүләге иясе,”Ника” сыны иясе, дистәләгән китаплар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Күргәзмә ачылу тантанасын безнең коллегаларыбыз да күреп кайтты.
Татарстан телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре өчен әлеге күргәзмәнең ачылуы, менә Казанда чираттагы шәхеснең хезмәтләре күргәзмәсе ачылды, диеп кенә түгел, ә, аның авторының безнең коллегабыз булуы ягыннан тагын да кадерлерәк. Дания Зәһретдин кызы Гайнетдинова озак еллар буена “Татарстан” радиосының алыштыргысыз хезмәткәре. Ул балалар өчен дә, олыларга да бик күп зур күләмле әсәрләрнең радиопостановкаларын эшләгән автор буларак билгеле шәхес.
Дания Гәйнетдинованың күргәзмәләре соңгы 2 дистәгә якын елда төрле исемнәр астында Казанда, Татарстаныбыз районнарында гына түгел, Түбән Новгород, Мәскәү шәһәрләрендә дә куелды. Күп әсәрләре Тюмень , Новосибирск, Германия, Финляндия, Төркия илләрендә шәхси күргәзмәләрдә саклана. Ни өчен соң үзешчән дип аталган рәссамның әсәрләренә шуның кадәр игътибарлык бирелә? Бу сорауга җавапны төрле яклап эзләп табып була.
Күргәзмәгә килгән һәр кеше үзен, нечкә күңелле хатын-кыз карашы аша чагылдырылган гаҗәеп матур табигать дөньясында итеп хис итә.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Искәндәр Гыймалтдинов Татарстан яңалыклары.