Бүген Россиядә фән көне билгеләп үтелә. Аның тарихы Петр беренче вакытларына барып тоташа. 1724 елның 8 февралендә патша Россия дәүләтендә фәнне үстерү турындагы Указны имзалый.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры илдә фәнне үстерү тарихына, Татарстан Фәннәр Академиясенә нигез салыну, хәзерге шартларда фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә, милли традицияләрне яңартуда фәннең әһәмиятенә багышланды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин шулай ук туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башкарылган эшләргә йомгак ясады, институт эшчәнлегендәге башка юнәлешләр белән дә таныштырды. Студия кунагы безнең дә берничә сорауга ачыклык кертте.