Милләттәшебез, якташыбыз Камилә Вәлиева Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирының кыска программасында җиңде. 15 яшьлек спортчының әлеге уңышы Россия җыелма командасын турнирның гомуми зачетында беренче урынга чыгарды. Бу уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваны Олимпиадада команда турнирында җиңү белән котлады.
Президент билгеләп үткәнчә, Вәлиева куелган барлык бурычларны да яхшы үтәде һәм хатын-кызлар төркемендә дүртле сикерүне башкарган беренче спортчы булды. “Фигуралы шууны яратучы татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Олимпия чемпионы исеме һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче ышанычлы җиңүең белән ихластан котлыйм. Бу мөһим шәхси һәм уртак зур триумф хисләре сине яңа чыгышларга һәм ышанычлы җиңүләргә рухландырсын” диелә Татарстан җитәкчесе котлавында.