Татарстанда мәктәп ашханәләрен заманча җиһазландыруга миллиард сум акча юнәлдерелгән. Республиканың 44 районында ике йөзгә якын мәктәп ашханәсе үзгәртеп корыла.
Хәзер бу эш зур колач белән дәвам итә, ремонт бригадалары эшләргә тиешле проектлар әзерләнә. 180 мәктәп үз тәкъдимнәре белән чыкты. Исегезгә төшерәбез, мәктәпләрнең 30 процентында туклануны махсус предприятиеләр тәэмин итә, 70 процентында үз ашханәләре исәпләнә.