Республика шәһәр-районнарында 12 яшьтән алып 17 яшькәчә яшүсмерләргә ковидтан прививка ясау дәвам итә. Алабуга шәһәренә дә беренче доза препаратлар кайтарылган. Яшүсмерләр вакцинаны ничек кичерә, алар арасында ковид белән авыручылар күзәтеләме? Хәбәрчебез белеште.
Павел Петров беренче булып коронавирустан «Спутник М» вакцинасын ясатырга килгән. «Бу минем аңлы карарым, бигрәк тә әтием коронавирус белән авыргач, бу чирнең ничек авыр үткәнен беләм, — дип уртаклашты Суворов училищесының 17 яшьлек курсанты.
Шушы көннәрдә Алабугага ковидка каршы «Спутник М» яшүсмерләр вакцинасының беренче партиясе кайтарылды. Барлыгы 100 доза. Препарат 12-17 яшьлек үсмерләрне вакцинацияләү өчен билгеләнгән. «Спутник V» кебек үк, вакцина дозасы белән генә аерылып тора. Балалар вакцинасының дозасы олыларныкына караганда биш тапкырга кимрәк.
Яшүсмерләрне ковидаптан вакцинацияләү балалар поликлиникасында һәм ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.
Табиблар мәгълүматларына караганда, яшүсмерләр арасында ковид чире арту күзәтелә. Быелның гыйнварында Алабугада 10 бала авырган. Өлкәннәргә килгәндә, бүгенге көндә коронавирустан 46 мең 230 кеше прививка ясаткан.
Гөлназ Гайни, Айрат Шәйгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.