Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында җиңгән 10 кеше 1әр миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала.
«Республикада „Авыл укытучысы“ федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин», — дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының матбугат хезмәте.
Бер тапкыр түләнә торган компенсация авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучыларга бирелә. Программада катнашырга теләүчеләр сайланган гомуми белем бирү оешмасында биш ел дәвамында эшләргә тиеш. Программа 2020 елдан тормышка ашырыла һәм 2024 елга кадәр дәвам итә.