Казандагы кайбер маршрут автобуслар, трамвайларда пассажирләр ни өчен “Мир” картасы белән түли алмый? Телевизор караучылар әлеге хәлгә борчылып, безгә дә шалтыраттылар. Кондукторлар акчалата түли алмаучыларны хәтта салоннан да куып төшерәләр икән. Проблемага хәбәрчебез ачыклык кертте.
Дәрбишләр бистәсендә яшәүчеләр 91 маршруттан файдалана. Пассажирларда ешрак юл өчен түләү проблемасы туа.
“Мир” картасында акча булса да, түләү системасы эшләми.
Гыйнвар ахырында бу маршрутта кондуктор шул ук сәбәп белән автобустан кечкенә баланы төшереп калдырган. Янәсе, картасы кара исемлектә, ә кызның башкача акчасы булмаган. Прокуратура бу фактны тикшерә. Казанда мондый очраклар сирәк күренеш түгел. Дүрт автобус, ике трамвай маршруты пассажирлары бу хәлгә даими очрый.
Банкта проблеманы кондукторлар куллана торган җайланмаларда, дип аңлаттылар. Банк үз бурычларын үти.
Электрон түләү белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә «Транспорт картасы» оешмасы җайга сала. Анда аңлатуларынча, кайбер маршрутларда терминаллар кулланыла, алар «офф-лайн» эшли, ягъни түләү тоткарлана. Кайбер сәбәпләр белән карта кара исемлекә кертелергә мөмкин.
https://transkart.uniteller.ru/auth/login
Пассажир бурычын түләп, шәхси кабинеты аша картаны кара исемлектән чыгара ала яки картаны акча белән тулыландырганда автомат рәвештә үзе сыздыра. Шуңа күрә кайчакта түләү өчен кулда акча да йөртергә кирәк.
Булат Шакиров Никита Граханцев Ринат Сәхибгәрәев,Татарстан яңалыклары.