Бу санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле, — дип хәбәр иттеләр республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Боерык нигезендә, өлкәннәр өчен медицина ярдәме, шул исәптән медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру да вакытлыча туктатып торыла. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны дәвалауга кабул итмиләр. Тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы пациентлар элеккечә үк ярдәм ала. Шулай ук авырлы хатын-кызлар, дәвалауны кичектереп булмый торган авыр хәлдәге пациентларга медицина ярдәме күрсәтелә.