Түбән Камадагы торак йортларга халык телендә “Акыллы домофон” дип йөртелгән заманча җайланмалар урнаштыруга керештеләр. Шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалыгы системаларын цифрлаштыру башланды.
Җайланма кешеләрнең йөзләрен таный, мобиль төймәгә бер басуга ук, ишекне ачу мөмкинлеген бирә. Домофон ашыгыч хезмәтләрне чакыру функциясе белән дә җиһазландырылган, Түбән Камада мондый домофоннардан биш меңгә якын кеше файдалана инде. Домофон өчен түләү элеккечә үк калган.