Коронавирус, кискен вирус һәм салкын тиеп авырулар буенча поликлиникаларга 18 меңнән артык шалтырату булган.
Хәзер республикада авырулар саны арта. Шалтыратуларның бер өлеше колл-үзәккә юллана. Кайнар линиягә 4 меңнән артык шалтырату керә. Колл-үзәктә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ашыгыч рәвештә җавап бирү өчен, операторлар санын арттырганнар. Һәркем вакытында консультация алырга тиеш. Шуңа күрә республикада яшәүче һәр кешенең авыруларга бәйле барлык мәсьәләләр буенча 122 номерына «кайнар линия» гә мөрәҗәгать итүен сорыйлар.
***
Ковид бирешми. Кискен вирус белән авыручылар да арта. Республиканың оператив штабы вируслы инфекцияләр таралуын хәбәр итте. Поликлиникаларда чиратлар, ашыгыч ярдәм чакыручылар, кайнар линиягә шалтыратулар гадәттәгедән күбрәк. Авырулар белән эшләүдә нәрсәләргә игътибар ителә? Тулырак киләсе язмада.
Ютәл, тамакта авырту, температура.Табибка кабул итүгә озын чиратлар. Республикада кискен вирус белән авыручыларның артуы күзәтелә.
Кискен вирус авырулары таралу нәтиҗәсендә хастаханәләр, поликлиникалар, ашыгыч ярдәм хезмәте, табиблар бик киеренке шартларда эшлиләр.
Чиратларны киметү өчен телемедицина консультациясе оештырылган. Шулай итеп, табиблар пациентлар белән тәүлек буе элемтәдә тора.
Коронавирус йогышы буенча сораулар белән «122» номерлы кайнар линиягә мөрәҗәгать итәләр.
Мәктәпләрдә, сыйныфларда укучыларның кимендә 20% ы грипп яки кискен вирус белән авырса, аларны өйләренә җибәрәләр.
Балалар һәм яшүсмерләрдә авыру ешрак җиңел формада уза. Әмма катлаулану очраклары да бар. Авыр өзлегүләргә юл куймас өчен, табиблар яшүсмерләргә дә, өлкәннәргә дә прививка ясатырга киңәш итә.
Ия Кислицына, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.