Татарстанда төп яңалыклар чыганагы булып Интернеттагы рәсми яңалыклар сайтлары кала. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының узган елгы эш нәтиҗәләре турында киңәйтелгән утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.
«Татмедиа» эшчәнлеген республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ничек бәяләде? Болар турында киләсе репортажда.
Хәзер Татарстанда 725 массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә. Газеталар, журналлар, теле, радиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары, медиа-холдинглар — теләсә кайсы зәвыкъ һәм аудиториягә эшли.Утырышта барысына да игътибар ителде. Кайберәүләре турыдан-туры эфирга чыга, икенчеләре үтемле үзенчәлекле проектлар белән кызыксына.
Үз һөнәрләренә тугры йөзләгән кешене «Татмедиа» ел башында оештырган махсус фотокүргәзмәдә күреп булды, анда журналистлар династияләре тәкъдим ителде.
Татарстан элеккегечә — Россиянең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе. Хәер, куллану практикасы нык үзгәрде. Яшьләр ешрак мәгълүматны газета, телевизорга караганда, гаджетлар һәм социаль челтәрләрдән алуны өстен күрә. Ә ике ел дәвамында коронавирус пандемиясе матбугатны ваклап сатуны юкка чыгарды. Ә интернет- мәгълүматне җиткерү ысулы гына.
Элеккечә үк кешеләр традицион массакүләм мәгълүмат чараларына, шул исәптән федераль массакүләм мәгълүмат чараларына ышана. Айдар Сәлимгәрәев узган ел Татарстан федераль яңалыклар тәртибендә лаеклы тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте, монда «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларының да өлеше зур.
Цифрлы трансформациядә алга китеш кадрларга бәйле. Аларны Казан федераль университетының профильле институтында әзерлиләр. Узган биш ел эчендә чыгарылыш сыйныф укучыларының 48 проценты һөнәргә тугры калган. Тиздән Татарстанда бердәм интернет-платформа барлыкка килергә мөмкин, анда безнең барлык телеканаллар да ачык була. Узган ел массакүләм мәгълүмат чараларында татар телендә балалар проектлары гамәлгә ашырылды. Милли мәдәният, гореф-гадәтләр , туган тел белән үсеп килүче буын ешрак кызыксына. Киләсе елга бурычлар да аз түгел.
Әсгать Сәфәров республика медиа бергәлегенең узган елдагы эшен югары бәяләде. Журналистларга вакыйгаларга һәм фактларга гына түгел, ә лаеклы кешеләрне күбрәк күрсәтү дә мөһим.
Президент Аппараты җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең 85 еллыгын яктырткан өчен телерадиокомпанияләр һәм басмаларга аерым рәхмәт белдерде. Материалларда Татарстанның Беренче Президенты җитәкчелегендә ирешелгән җиңел булмаган юллар һәм казанышлар турында сөйләделәр.
Коллегия медиа бергәлеге аралашуы өчен тере мәйданчык булды. Мәълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар Мәскәүдән килгән китап басучылар белән дә аралашты. Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе пандемия һәм цифрлаштыру чорының яңа бурычлары турында сөйләде. Ә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Рәхмәт хатлары һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.