Балалы һәм күп балалы гаиләләр өчен тагын бер күңелле яңалык. Тиздән аларга тиешле җирне көтү вакыты кыскарырга тиеш.
Быел республиканың Биектау районында мең гектарга якын мәйдан әйләнешкә кертелә. Бу күп балалы гаиләләр өчен 4 меңгә якын участок. Узган ел Казанда яшәүче күп балалы гаиләләр Лаеш, Биектау районнарында, шулай ук Зур Дәрвишләр һәм Константиновка бистәләре янында 232 участокны сайлаган.