Бүген Россиядә акча реформасы башлана, аны Үзәк Банк үткәрә. Беренче этап банкнотларны яңартудан гыйбарәт.
Якындагы ике ел дәвамында барлык купюралар да тышкы кыяфәтләрен үзгәртергә тиеш. Йөз сумлыктан башлыйлар. Купюраларның төсе, бизәлеше үзгәрә, язулар һәм саннар тагын да зуррак була, ялганны чын купюрадан аеру өчен рельефлы рәсемнәр барлыкка килә. Белгечләр беркатлы пенсионерларны мошенниклар корбаны булудан кисәтә Мошенниклар иске акча купюраларын яңаларына алыштырабыз дип, аларны ышандырырга мөмкиннәр. Бернинди алыштырулар булмый. Рәсми рәвештә банкнотларны февраль аенда гына тәкъдим итәләр, башта аларны банкларга әйләнешкә кертәләр. Сак һәм игътибарлы булыгыз!