Татарстанда социаль ярдәм мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы башланды. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да кабул итүне оештырды.
Ул хәбәр иткәнчә, кешеләргә социаль ярдәм чаралары һәрвакыт актуаль. Әйтик, Казанда яшәүче бер ир-ат хатыны белән ике бала үстерәләр, хатыны декрет аенда. Мөрәҗәгать итүче нинди пособиеләрдән файдалана алуларын аңлатуны сорады. Белгечләр ташламалар алу процедурасын аңлаттылар.
Пенсия алу, өлкәннәрне карау буенча компенсацияләр алу буенча сорауларга да ярдәм иттеләр, документларны ничек рәсмиләштерергә кирәклегеген дә аңлаттылар.