Татарстанда яшь һөнәр осталарының төбәк чемпионаты ярышлары узды. Чаллыда яшүсмерләр «Мобиль робот техникасы» компетенциясендә иң яхшыларын билгеләделәр.
Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Булат Зариповка 12 яшь. Укудан буш вакытта егет «Мобиль робот техникасы» белән мавыга. Шуннан башка тора алмыйм, — ди Булат. Алма агачыннан ерак төшми, Булатның әтисе оста инженер . Булат беричә ел инде мобиль робот техникасы секциясендә шөгыльләнә, быел яшь һөнәр осталары чемпионатында катнаша.
Ворлд скиллс төбәк чемпионатының «мобиль робот техникасы» компетенциясендә үсмерләрнең 5 командасы катнашты. Катнашучылар арасында Актаныш районы, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләре вәкилләре бар иде. Катнашучыларның берсе робот җыю белән шөгыльләнде, икенчесе программалаштыру өчен җавап бирде.
Ярышлар этаплап уза. Башта командаларга үз роботларын уйлап табарга, төрле бурычларны үтәү өчен аңа кирәкле программалар бирергә кирәк. Аннары укучыларның эшен компетентлы жюри бәяли.
Чемпионатның төбәк этабында җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына алына һәм WorldSkills стандартлары буенча илкүләм чемпионатта катнашуга әзерләнә башлый.
Татарстан яңалыклары, Чаллы.