Буада яшәүче 67 яшьлек ир Җир шарын йөгереп чыгарга хыяллана. Марафон остасы Анатолий Мулеев озак еллар Оренбург өлкәсендә яшәгән, йөгерү белән 17 ел шөгыльләнә.
Пенсионер Анатолий Мулеевның иртәсе йөгерү маршрутын планлаштырудан башлана. Ул Буа шәһәренең барлык урамнарын да йөгереп чыккан инде. Бигрәк тә Наратлык урманы буйлап йөгерергә ярата. Спортчы яхшы туклана, углеводларга өстенлек бирә.
Анатолий Владимирович йөгереш белән 2005 елда шөгыльләнә башлый, Буага күченеп килә. Биредә йөгерергә яратучы дусларын да таба, стартка бергәләп чыгалар.
Пенсионер 17 елда 38 мең чакрымга якын араны йөгереп узган. Унбиш рәсми марафонда катнашкан. Яшьрәк чакта 42 чакрым араны өч сәгать ярымда узса, хәзер биш сәгать кирәк. Үз алдына Җир шарын әйләнеп узган кадәр араны йөгерү бурычын куйган. Ә бу 40 мең чакрымга якын.
Анатолий Мулеев хәзергә берүзе генә йөгерә, аңа кушылырга теләүчеләрне йөгерү күнекмәләренә өйрәтергә әзер. Марафончының киңәше – башта кыска араларда йөгерергә, акрынлап дистанцияне артттырырга кирәк.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан Яңалыклары, Буа районы.