Фатир сатып алганда игътибарлы булырга кирәк. Росреестр документлары белән яхшылап танышыгыз. Хәзер анда мәгълүматлар күбрәк бирелә.
1 февральдән җирле, муниципаль хакимият органнары торак торышы турындагы мәгълүматларны Росреестрга тапшырырга тиеш. Анда йортның авария хәлендәме, тузганмы, сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешме икәнлеге турында да языла. Мәгълүматлар Бердәм Дәүләт Реестрына җибәрелә, шуңа күрә сатып алучы бу хакта башлангыч этапта ук белә ала.