Республикда ковид-авырулар өчен 3 912 урын әзерләнгән, аларның 82,8 проценты тулы. Ихтыяҗ туган очракта резервлы урыннар бар. «Коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен тулы әзерлек оештырылган. Бүген бу максатларга 55 медицина оешмасы җәлеп ителгән. Республикада авыручылар һәм алар биләгән урыннар саны мониторингы алып барыла. Көн саен оператив штаб Татарстан Президентына бу мәгълүматны хәбәр итә», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.