Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында очучы робот техникасы буенча беренче чемпионат узды.
Катнашучылар алдына роботларны һавага күтәрү һәм хәрәкәт итүче платформага — коптерларга утырту бурычы куелды. Бу яңа компетенция әле. Шулай да иң кирәклесе – җиңүчеләрне Вордлскилз милли җыелма командасына чакыралар.
Киләчәккә сәяхәт. Яшь оста программистлар гадәти булмаган ярышта катнаша. Айти белемнәрен күрсәтәләр. Бу очракта оча торган робот техникасын сынап карыйлар.
Татарстанның төбәк чемпионатына оча торган робот техникасы компетенциясе буенча төрле уку йортларыннан 16-22 яшьлек биш оста катнаша. Егор, мәсәлән, Иннополистан килгән.
12 яшьлек Булат та үзен сынап карый. Очучы робот техникасы белән оста эшл итә инде. Ул безгә махсус күзлекләр белән идарә ителә торган аппарат турында сөйләде, аларда Дрон хәрәкәтен күзәтеп була икән.
Конкурсның өч көнендә берничә модульне сыныйлар, һәрберсе өчен баллар исәпләнә.
Оча торган робот техникасы – программистларның мавыгуы гына түгел. Бу-төрле өлкәләрне үстерүдә беренче адымнар да.
Ия Кислицына, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.