Елга үзәнлекләрен төзекләндерүдә күләмле эшләр. Буа районында Зөя елгасы кушылдыкларын тәртипкә китерәләр. Ярларны агачлардан чистарталар, чишмәләрне, кече инешләрне тирәнәйтәләр. Ни өчен бу эшкә кыш көнне алынганнар? Хәбәрчебез белеште.
Дүрт кешелек бригада кышкы төзекләндерү эшләренә яңа ел алдыннан керешкән. Эш әле дә дәвам итә. Кышын эшләргә җайлы, эссе дә, чебен-черки дә юк, дип шаярталар үзләре. Кыска көннәрдә дә 30-40 кубометр агач кисәргә өлгерәләр.
Тәртипкә китерелгән территорияләр чистарып, матураеп кала, аннан карт биек агачларның җиргә авып, череп ятулары да ихтимал. Агачлыкта күп еллык чүп-чар да җыелган. Алар су запасларын каплыйлар, чишмә, инеш агышына тоткарлык ясыйлар.
«Иделне савыктыру» федераль программасы буенча өч километр озынлыктагы Исемсез елганы чистартуны узган җәйдә үк башлаганнар. Аның ярларын Карлы елгасыннан алып Гагарин урамына кадәр төзекләндерүдә эшнең зур өлеше башкарылган.
Чүпләрне арындыру — эшнең төп өлеше түгел әле. Төп максат – экскаваторлар ярдәмендә елганы тирәнәйтү юлы белән торак территорияләрендәге артык суларны агызуга ирешү. Әмма кайбер проблемалар да бар.
Елгаларны чистартуга узган ел бер миллион сум тотылган, быел15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эш барышында елга үзәнен урыны белән турайталар, ярларны ныгыталар. Елганы төзекләндерүне быелгы җәйдә төгәлләргә ниятлиләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан Яңалыклары, Буа районы.