Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең цифрлаштырылган сервисын эшлиләр. Бу хакта Яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр.
Яшүсмерләр арасында иң кискен проблемалар – үз-үзеңә ышанмау, яклый алмау, эмоциональ төшенкелек, гаиләдәге проблемалар. Татарстанның утыз районында психологлар тарафыннан квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге юк. Бу проблеманы яңа сервис булдыру белән хәл итәргә җыеналар. Шулай итеп, психологик ярдәмне һәркемгә алуу мөмкинлеге булдырыла. Быел яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча 15 үзәкне дә яңартырга планлаштыралар. Моның өчен 300 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулай ук яшүсмерләргә лагерьларда да ярдәм итәләр.