Биюче Ревдар Садыйков берничә дистә еллар буена опера һәм балет театры сәхнәсен балкытып торды. Исән булса, гыйнвар аенда аңа 85 яшь тулыр иде Зур талант иясе татар һәм балет сәнгате тарихында зур эз калдырды.
Ревдар Садыйков татар опера һәм балет театрына узган гасырның 50нче еллары ахырында, 1956 елда килә. Ул вакытта коллектив Мәскәүдә иҗат отчетына әзерләнә. Унтугыз яшьлек артистка Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетында Былтыр партиясен тапшыралар. Театрга яңа килеп, шунда ук төп партияне башкару бәхете сирәк артистларга елмая иде. Ревдар Садыйковның иҗат эшчәнлеге менә шулай бәхетле башланып китә. Якты, үзенчәлекле образлар тудыра. Ә Былтыр һәм Шүрәле образлары талантлы рәссам язмышы аша уза.
Ул еллардагы балет һәм театр тәнкыйтьчеләре: «Ул үзе турында бию шагыйре буларак, киң иҗат диапазоны белән белдерде. Бу аның уңышы һәм бәхете иде». Ә театрга шундый артистлар кирәк. Ревдар үзен бию стихиясендә иркен хис итә. Ул актерлык осталыгына, якты образлар тудыруга ирешә.
«Аның сәхнәдә биюе табигыйлеге белән аерылып торды, гел эзләнүдә булды. Образ — ул эзләнү белән тасвирлана торган нәрсә. Моны күңел биреп башкарырга кирәк. Бу һөнәр буенча гына түгел, ә тормыштагы барлык күренешләр белән дә кызыксыну. Ревдарның табигыйлеге шуның белән бәяләнә».
Ревдарның соңгы биюләренең берсе – Ж Бизе — Р. Щедринның «Кармен – сюита» балетында Хозе партиясе. Классик пландагы биючегә, заманча хореография җиңел бирелмәде. Әмма күп сәгатьлек репетицияләр, Бизенең йөрәге аша үткәргән таныш музыка үз нәтиҗәләрен биргән.
Н. Садыйкова: «Шулай ук «Пер Гюнт» балетын драма балеты үрнәгендә бирүе кыен. Анда фәлсәфә тирән. Мин олы яшьтә әсәрне укыгач кына, Ревдарның Пер Гюнт булуына төшендем. Ул әсәрне башкарганда да үзе булып кала белде. »
«Кырлай» фильмында Ревдар Садыйков Шүрәле ролендә төшкән. Ә без фильм башында ук Фәрит Яруллин музыкасы, Былтыр һәм Шүрәленең партияләре талантлы рәссам язмышы аша үтте, дидек.
Ревдар Садыйков турында: «Ул, барыннан да элек, актер…ул тере кеше. Аның пластикасы һәрвакыт төрлечә. Музыкадан һәм образның асылыннан чыгып, ул һәрвакыт төрлечә бии», — дип яздылар.
«Ревдар һәркайда – сүз белән дә, гамәлләре белән дә, биюләре белән дә ирекле иде. Хәзер дә Ревдар кебек биюче юк. Бу хакта күпләр хәтерли. Вакыт бара. Ревдар турында тамашачыларда, интернетта истәлекләр югалмасын иде Зур сәнгатьне, мәдәниятне онытырга беркайчан да ярамый.”
Рссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, ә иң мөһиме – ул олы җанлы артист иде.
Кадрия Мирсәяпова, Татарстан яңалыклары.