Ялгыз пенсионерлар пандемия вакытында ярдәмчесез калмый. Бөтенроссия халык фронты активистлары һәм волонтерлары ялгыз картларга азык-төлек, дарулар илтеп бирәләр. Йогыш эләктерү куркынычы зур, шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрнең байтагына хәтта өйдән кибет яки даруханәгә баруы да проблема. Монда да волонтерлар ярдәмгә килә.
Камилә Әлмөхәммәтова 2020 елдан бирле үз теләге белән эшли. Студент тормышын волонтерлык эшчәнлеге бергә алып бара. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кат-кат әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетү рәхәт, ди. Чаллы кызы бер атна эчендә берничә заявканы үтәргә өлгерә.
Волонтерларга заявка килгәч, алар азык-төлек һәм медикаментлар исемлеген җыялар, кирәкле әйберне сатып алалар, тиешле адрес буенча китерәләр. Фатирга кермиләр, пакетларны бусагадан гына тапшыралар.
Волонтер өлкәннәргә берничә ел булышалар. Бу ярдәмне оештыру фикере кешеләрне үз изоляцияләүгә җибәргәч барлыкка килгән. Пенсионерлар әле дә активистларга бик теләп мөрәҗәгать итәләр.
Халык фронты Бөтенроссия акциясендә Чаллыдан егермегә якын яшь волонтер катнаша. Республикада соңгы ике елда волонтерлар дүрт меңнән артык пенсионерга азык-төлек һәм медикаментлар китергән.
Татарстан яңалыклары, Чаллы.